1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 8 майда Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек продуктларын сату буенча киңәйтелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дерби” базары территориясендә) оештырыла.
Агросәнәгать паркына Арча, Саба, Аксубай, Кукмара муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә, Дәрвишләр бистәсендәге базарга Әлки муниципаль районыннан киләләр.
Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясен Яңа Савин районында “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданда сатып алырга мөмкин булачак (Адоратский ур., 21).
Казанның Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда (Дементьев ур., 39 йорт) Биектау муниципаль районы товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачак.
Авыл хуҗалыгы продукциясен шулай ук арзанрак бәяләрдән шәһәрнең Мәскәү районында да, Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ("Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә) сатып алырга мөмкин булачак, әлеге базарга Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә.
Киров районы халкы "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып ала алачаклар.
Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, монда Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә һәм Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.
Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта узачак. Шәһәрнең Комсомольск районындагы Сарман трактында һәм 27 микрорайонда - Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасындагы Г.Камал ис. бульварда Чаллы халкына Татарстан Республикасының Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкәләр барышында республика районнарыннан иҗат коллективлары бәйрәм программалары белән чыгыш ясаячаклар.