Татарстанда агымдагы ел башыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 230 млн. сум күләмендә 853 кредит алганнар. Банктан алынган акчалар шәхси хуҗалыкларны һәм авылда аграр бизнесны үстерүгә җибәрелгән.
Кукмара районында авыл кешеләре 17,1 млн. сум күләмендә 50 кредит алганнар, Әлки районында – 10,3 млн. сум күләмендә 49 кредит. Буа муниципаль районында шәхси эшне үстерүгә 15,9 млн. сум күләмендә 44 кредит алынган, Актаныш районында – 8,3 млн сумлык 40 кредит, Биектау районында 8,1 млн. сумлык 36 кредит алынган.
Шул ук вакытта Тукай һәм Алабуга районнарында КФХ һәм ШЯХ (ЛПХ) өчен бер кредит та алынмаган. Чистай һәм Менделеевск районнарында агросәнәгать комплексындагы кече хуҗалыкларга 3 кредит бирелгән, Ютазы районында – 4.