Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада чәчү 420,1 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан 24% тәшкил итә.
Сабан бодае – 43,8 мең га, арпа – 211,4 мең га, борчак 18,0 мең га мәйданда чәчелгән.Берьеллык үләннәрне һәм катнаш азыкны чәчү эшләре 25 %ка үтәлгән, шикәр чөгендере тиешле мәйданның31 %ында чәчелгән.
Бүгенгә сабан культураларының иң күбе Сарман (26,5 мең га) һәм Азнакай (21,4 мең га) муниципальрайоннарында чәчелгән. Сарман районында чәчү бер көн эчендә 4,4 мең га мәйданда башкарылган,Азнакайда - 4,9 мең га мәйданда.
6 майга чәчүлекләрне ашламалау 952,9 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан 88% тәшкил итә. Дым каплату (туңга сөрелгән һәм пар җирләре) 53% мәйданда башкарылган, уҗымнарны тырмалау 65 %ка үтәлгән.