Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районынына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районның башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм башкалар йөрде.
Районда Рөстәм Миңнеханов «Хузангай» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында көнбагыш маен эшкәртү һәм чистарту цехында һәм терлек сую пунктында булды. Монда ул агросәнәгать күргәзмәсенә куелган продукциягә бәя бирде. "Хузангай" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының көнбагыш маен эшкәртү цехы операторы Рамил Сафиуллин әзер продукциянең Татарстан һәм Россия кибетләренә чыгарылуы турында сөйләде. "Хәзерге вакытта эшләрне җайга салу процессы бара. Барлыгы 30 тоннадан артык көнбагыш мае чыгардык. Алга таба тәүлегенә 12 тонналап әзер чиста май җитештереләчәк, - дип хәбәр итте ул. - Көнбагышны үзебез үстерәбез. Шулай ук төрле ярмалар җитештерәбез, терлекчелек тармагын үстерәбез. Хәзер савым сыерларын үрчетәчәкбез. Киләчәктә сөт эшкәртү цехы төзергә ниятлибез. Кондитер цехын ачарга җыенабыз".
"Җитештерү бик яхшы оештырылган. Киләчәккә планнар да бар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов район җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары белән очрашуда. - Районда күп нәрсә эшләнгән. Чәчүгә килгәндә исә, башкарма комитет җитәкчесе хәбәр итүенчә, эшләр бара. Биредә бар да оештырылган", - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта ул, язгы кыр эшләренә карамастан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгын да истән чыгарырга ярамый, диде. "Җиңү Көне җитә һәм бу бәйрәмне тиешенчә үткәрергә кирәк. Чәчү эшләре белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлашыла, әмма Бөек Ватан сугышы ветераннарына да игътибар бирергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ә Александр Никошин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка районда республика программаларын гамәлгә ашырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков белән бергә Алексеевск муниципаль районы кырлары өстеннән очып уздылар. Вертолеттан Урта Тигәнәле авылында төзелеп килүче 800 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын карап узганнан соң, «Алга» күмәк хуҗалыгы кырына төштеләр, анда Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бүгенгә районда чәчү фараздан 26 %ка үтәлгән, ягъни 13,8 мең га мәйданда башкарылган. Шулардан 1,8мең га – бодай, 6,6 мең га – арпа, 1,6 мең га – солы. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу вакытында Владимир Козонков Рөстәм Миңнехановка районда чәчү эшләренең тулы куәттә баруы хакында хәбәр итте. Ул очрашуда катнашучыларны «Алга» күмәк хуҗалыгында авыл хуҗалыгы төзелешенең барышы белән таныштырды.
Язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә дым саклау эшләрен төгәлләргә кушты. Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы халкы белән аралашканда, көн тәртибендә өч мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте: чәчүне вакытында тәмамларга, барлык республика программаларындагы графикларны төгәл үтәргә һәм Җиңү Көнен лаеклы каршыларга.
Эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Чистай муниципаль районына килде. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов килүчеләрне шулай ук район хуҗалыкларында чәчү кампаниясенең барышы белән таныштырды.