Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

 Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгыАлександр Шадриков белән бергә вертолетта кайбер хуҗалыкларның чәчү бара торган кырлары өстеннән очып узды.

Кырларны карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Чүпрәле районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат тыңлады һәм район авыл хуҗалыгы активы вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде.

Александр Шадриков сүзләреннән күренгәнчә, язгы кыр эшләре районда 5 көн элек башланганбүгенгә 7,3мең га чәчү мәйданында эш башкарылган, барысы 29 мең га мәйданда чәчү чәчәсе бар. Аның әйтүенчә, әлегә чүпрәлеләрнең күрсәткече - көнгә 2,3 мең га.

«Әзерлек чаралары барысы да үтәлгән, район язгы кыр эшләренә оешкан төстә керешкән. Алар чәчүне тәүлеккә 3 мең гектарга кадәр җиткерә алалар. Бу потенциалны алар тәэмин итәргә тиеш», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чүпрәле районындагы чәчүнең барышын бәяләп.

Республика буенча барлыгы 77 мең га мәйданда чәчү башкарылган, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Бүген 95 мең га артык мәйданда чәчү планлаштырыла, алга таба чәчүне көнгә 100 мең гектарга кадәр җиткерергә кирәк, диде ул.

Татарстан буенча барлыгы 260 мең га җир чәчелгәнБыел чәчү һава торышы аркасында узган елга караганда бер атнага соңрак башланды. 2014 елда бу датага республика буенча 450 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Марат Әхмәтов әйтүенчә, көннәр шулай әйбәт торса, бу күрсәткечкә ирешеп булачак.

Чүпрәле районына сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Иске Чүпрәле авылында да булды, анда ул Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр куйды. Районда 31 Бөек Ватан сугышы ветераны, 809 тыл хезмәтчәннәре һәм тол калучылар яши. Рөстәм Миңнеханов аларның кайберләре белән аралашты һәм обелиск яныда фотога төште.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов иртәнге якта сәфәргә кадәр Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча республика комитеты утырышын уздырды. «Без бүген нотыклар тыңладык, нәтиҗәләр ясадык. Республика буенча бөтен җирдә эшләр уңышлы бара», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм Җиңү Көнен республиканың тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәгенә ышаныч белдерде. Эш сәфәренең ахырында Рөстәм Миңнеханов Иске Чүпрәле авылында Балалар иҗат йорты бинасын төзүнең барышы белән танышты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районы кырлары өстеннән очып узды, аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов та булды. Алар Протопово авылы белән янәшә «Ак барс-Буа» ҖЧҖнең 2 нче филиалы кырына төштеләр, анда хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Чәчү кампаниясендә400гә якын трактор эшли. Бүгенгә чәчү 6,9 мең га мәйданда башкарылган, бу планның 12%ын тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышын уңай бәяләде һәм эшләрне сыйфатлы һәм оператив тәмамлауларын теләде.

Кама Тамагы районы хуҗалыклары җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка кырлардагы хәлләр турында сөйләделәр, уҗымнар турында үз фаразларын бирделәр.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ягулык-майлау материаллары белән, минераль ашламалар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителеш турында кызыксынды. Һәр аяз көннән уңышлы файдаланырга, темпларны киметмәскә кирәк, диде ул.

Кама Тамагы муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов Иске Казиле авылында 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәкне (авыл клубын) төзүнең барышы белән кызыксынды. Бу объектны төзү 2014 елда башланган, аны быел августта тапшыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнехановка аны алданрак тапшыру мөмкинлекләре барлыгын да җиткерделәр, төп эшләре эшләнгән, эчке эшләрне генә бетерәсе калган. Бу бинада Иске Казиле авыл җирлегенең башкарма комитеты, авыл китапханәсе һәм авыл клубы булачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габдулла улы Гәрәевта булды. ВетеранКама Тамагы районының Караталга авылында яши.

Рөстәм Миңнеханов Мансур Гәрәевне якынлашып килүче Җиңү Көне белән котлады, чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар һәм шулай ук аңа бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International