Марат Әхмәтов: «Кырларда дым каплату тәүлек буе алып барылырга тиеш»

2015 елның 3 мае, якшәмбе

Кайбыч муниципаль районы кырларында 100дән артык агрегат эшли. Көннәр эссе торганга күрә туфрак тиз кибә, шунлыктан игенчеләр язгы кыр эшләрен бик кыска срокта тәмамларга тырышалар. Чәчүлекләргә ашлама кертү төгәлләнде, бер үк вакытта тырмалау, культивацияләү һәм чәчү эшләре бара.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә «Ак Барс - Кайбыч» агрофирмасының 1 нче филиалында булды, анда район хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Министр, Иделнең ал ягы зонасы кырлары өстеннән очып узганнан соң, очрашуда катнашучыларга кырлардагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде, уҗымнарның торышына бәя бирде, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш турында кызыксынды. Апрель ае яңгырлы булуга да карамастан, бу эссе көннәр туфракны киптерә, дым бик тиз парга әйләнә. Мондый һава торышы язгы кыр эшләрен тизләтергә мәҗбүр итә, диде ул.

Җитәкчеләр белән әңгәмә барышында Марат Әхмәтов, эшне өзлексез башкару өчен ике сменада эшләүне оештырырга кирәк, дигән бурыч куйды. Халыкта булган техниканы да эшкә җәлеп итәргә кирәк, диде ул.  

Язгы кыр эшләренең барышы турында фикерләшкәннән соң, кайбер гаилә фермалары башлыклары министрга сораулар бирделәр.

Гомумән алганда, аграр ведомство башлыгы районда бара торган язгы кыр эшләренә уңай бәя бирде һәм игенчеләргә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүне теләде.

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Тәтеш муниципаль районнары кырларында булды, анда да хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International