Язгы кыр эшләренә – югары оешканлык

2015 елның 2 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) тәҗрибә кырларын йөреп чыкты. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТатНИИСХ директорыТатарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Марсель ТаһировЛаеш муниципаль районы башлыгы глава Михаил Афанасьев, «Татмелиорация»  ААҖ ген. директоры Әнвәр Залаков, «РАЦИН»  ДУП ген. Директоры Әсхать Шәрәпов һ.б.лар катнашты.

Марат Әхмәтов «Идел буенда халыкара кыр көне” халыкара күргәзмә-форумын үткәрүгә әзерләнүнең барышы белән таныштырдыул 2015 елның 24-26 июнендә институтның тәҗрибә кырларында узачак. Күргәзмә Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) белән берлектә оештырыла. Мондый дәрәҗәдәге форум Россиядә беренче мәртәбә уздырыла. Министр күргәзмә маршрутын җентекләп карап чыкты, уҗым культуралары кырларының, күпьеллык үләннәрнең торышы белән, сугару комплексы беләни кызыксынды. Әңгәмә барышындаконструктив искәрмәләр ясалды, беренчел чаралар буенча фикер алышу булды.

Марат Әхмәтов шулай ук ТатНИИСХ селекциясенең яңа сорттан булган көзге арыш һәм бодай үсеше белән кызыксынды. Биология фәннәре докторы, профессор Мила Пономарева билгеләп үткәнчә, вегетация чоры кыска булганга күрә, көздән галимнәрне уҗым культураларының торышы әзрәк борчый иде, чөнки алар кышка тулысынча әзерләнеп бетмичә керәләр. Шуңа да карамастан, алар кышны уңышлы чыгалар, көзге арыш шактый үсеп киткән, 5-7 көннән көзге бодайның һәм тритикаленың да үсеше тизләнәчәк. Көзге культураларны карауның төп чаралары буларак ашлама кертү һәм тырмалау тәмамланды. Галимнәр гербицидлар белән эшкәртүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итәләр. Шунда ук көзге арышның яңа - Зилант сорты белән таныштырдылар, аны дәүләт сорт сынавына тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International