Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның авыл территорияләрен үстерүгә 394,9 миллион сумнан артык акча бирә

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәгә кул куйды. 2015 елда федераль бюджеттан бу юнәлешкә Татарстан Республикасына 394,873 млн. сум субсидия бүлеп бирелде.

«Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы – авыл һәм шәһәр арасындагы аерманы бетерергә ярдәм итәчәк. Россиянең авыл территорияләрендә 40 миллионлап кеше яши. Шуңа күрә без барлык рәвешләрдәге хуҗалыкларны да табышлы һәм тотрыклы итү өчен җитди икътисадый шартлар тудырырга, кешеләргә аларны авылда калдыру өчен, йортлар төзеп, үзләренең киләчәген булдыру өчен стимул бирергә тиеш», - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

Татарстан Республикасы төбәк бюджетына субсидияләр “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү буенча федераль максатчан программа” кысаларында түбәндәге өч юнәлеш буенча чыгым йөкләмәләрен финанслашуга бирелә: авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм белгечләрнең торак шартларын яхшырту; социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын комплекслы төзү (су белән тәэмин итү, газлаштыру, компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү, гомуми белем бирү учреждениеләре, спорт корылмалары һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары (гомуми практика табиблары офислары) челтәрләрен үстерү; авыл җирендә яшәүче гражданнарның җирле инициативаларын хуплауга грантлар бирү.

Шул максатлар өчен федераль бюджеттан төбәкләргә җибәрелгән субсидияләрнең гомуми күләме 8,945 млрд.сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International