Беренче сыер абзары әзер, җәй ахырына икенче бина төзелеп бетәргә тора, шул чакта инде ферма тулы көченә эшли башлаячак.
Үзенчәлекле кооператив Казаннан ике сәгать ераклыкта урнашкан. Монда ит, сөт җитештерү җайга салынган, шулай ук бәрәңге дә үстерәләр. Предприятиедә 368 кеше эшли. Хәзер кооператив актив рәвештә чәчүгә әзерләнә, май башында бәрәңге утыртырга әзерләнәләр. Хуҗалыкта биш төрле бәрәңге үстерәләр, кайбер сортларын былтыр хәтта Германиядән кайтартканнар. Аларның бәрәңгесе бөтен республика буйлап сатыла. Узган елда бәрәңгедән 20 млн. сум табыш алалар, шуңа күрә быел бәрәңге җирен 200 гектардан 250 гектарга кадәр җиткерергә булганнар.
Бәрәңге күпләп тә, әз-әзләп тә сатыла. Аны Казан ярминкәсенә дә китерәләр. Бу хуҗалыкта бәрәңге, әлбәттә, бердәнбер керем чыганагы түгел. Кооператив 15 ел инде “Элиталы орлыклар” ассоциациясе әгъзасы булып тора. Быел гына да 300 тоннага якын ашлык саталар. Әмма хуҗалыкка табышның шактый күп өлешен терлекчелек китерә, төгәлрәк әйткәндә, ит һәм сөттән керем күп килә. Моннан алынган табыш 280 миллионсум тәшкил итә, ягъни гомуми табышның 85%ы.
Узган елдан башлап хуҗалыкта 1200 сыерга мегаферма төзергә керештеләр. Беренче сыер абзары әзер, җәй ахырына икенче бина төзелеп бетәргә тора, шул чакта инде ферма тулы көченә эшли башлаячак. Бумегаферманың асылы шунда ки, монда терлекләр бәйдә тормый, ә даими рәвештә загоннарга күчерелеп торалар, бу исә сыерлар өчен дә әйбәт, хезмәткәрләр санын да арттырырга кирәкми, шуның исәбенә хезмәт хакы да артып тора. Хәзер монда алты сыер савучы һәм бер оператор эшли, алар ук икенче абзарны да караячаклар.
Ике корпус арасында сыер саву залы бар, ул Швециядән кайтарылган «Делаваль» автоматлаштырылган саву системасы белән җиһазландырылган. Һәр сыерның муенында транспортер эленгән, ул датчикларны саный, савылган сөтнең күләме шулай исәпкә алып барыла. Мегафермага Кукмара аграр көллияте студентлары еш кына экскурсиягә киләләр.
- Авыл хуҗалыгына яңа технологияләр килеп тора, без дә студентларны шул юнәлешләрдә укыта башладык. Практик укуларның бер өлеше авыллардагы шундый хуҗалыкларда алып барыла. Бу уку елыннан без шундый комплексларда эшли торган белгечләр әзерли башлаячакбыз. Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры һөнәре, аңа берничә квалификация керә: тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь, терлекчелек комплексы операторы, дип сөйләде көллият директоры Азат Гатин.
Мегафермада һәр сыер бүген 8 тоннага якын сөт бирә, планда - бу күрсәткечне 11 тоннага җиткерү. Тәҗрибә алмашу өчен хезмәткәрләр Германиядә, Канадада һәм хәтта Африкада булып кайттылар. Генетика буенча да эшләр алып барыла, хуҗалыкта сыерларны һәм таналарны Европа технологиясе буенча 100% аталандыру гамәлгә кертелгән.
Шундый күпкырлы җитештерү комплексының үз өстенлекләре бар. Нәфыйкъ Хөсәенов фикеренчә, терлекчелек үсемлекчелектән башка алаг китә алмый. Хуҗалыкта барлык терлек азыгы мөстәкыйль рәвештә үстерелә. Әлбәттә, Татарстан хакимияте ярдәме бик зур, дәүләт субсидияләрен алу бүгенге көндә фермерлык тармагын үстерүнең иң кулай рәвеше.
Шуны да әйтергә кирәк, кооператив алган табыш хезмәткәрләргә яхшы хезмәт хакына гына түгел, ә хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә җитә. Мәсәлән, былтыр мәдәни үзәкнең иҗат коллективлары өчен милли костюмнар тегүгә 640 мең сум акча бүлеп бирделәр. Гомумән алганда, күмәк хуҗалык мәнфәгатьләре өчен соңгы елларда биш миллион сумнан артык акча бирелгән.