Казанда Россиянең теплица предприятиеләре җитәкчеләре ябык яшелчәчелекне үстерү буенча фикер алыштылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясенең берничә субъектыннан АПК идарә органнары җитәкчеләре вәкилләре делегациясе бүген Зеленодольск районында “Майский” теплица комбинатында булдылар. Делегациягә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директорыПетр Чекмарев та кушылды. 

“Майский” теплица комбинаты 1974 елда төзелгән. Үзенең утыз еллык тарихы дәвамында ул иң гадиҗитештерү предприятиесеннән югары технологияле җитештерү предприятиесенә әверелә, хәзер ул безнең ил буенча гына түгел, ә бөтен Европа буенча иң яхшылардан санала, табышлылык дәрәҗәсе буенча - 26%.Теплица комбинаты мәйданы - 42 гектарга якын.

Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖнең генераль директоры Илшат Ганиев сүзләреннән күренгәнчә, комбинатта чит ил җайланмалары бөтенләй кулланылмый диярлек. Биналарның конструкциясе, энергия җайланмалары, су сибү автоматикасы, субстратлар тулысынча үзебездә җитештерелгән. 

Комбинат цехларының берсендә булганнан соң һәм күргәзмә экспозициясен караганнан соң, делегация Казанга килә, монда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Үзебезнеңтеплица конструкцияләрен, җайланмаларын һәм технологияләрен кулланып, яшелчә культураларын үстерүнең инновацион технологияләре нигезендә теплица яшелчәләрен үстерүнең торышы һәм перспективалары, дәүләт ярдәме чаралары” темасына киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада “Алабуга” ирекле икътисадый зонасында 1000 га мәйданда бик зур теплица комбинатытөзеләчәге турында сөйләде. Бу проект 2 млрд. доллар күләмендә бәяләнә, шулардан 1 млрд. долларын «Dizayn Group» төрек компаниясе инвестицияли. Әлеге проект 7 ел дәвамында этаплап төзеләчәк. 15 га мәйданда беренче теплица цехларын быел гамәлгә кертү планлаштырыла.

Нотык белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Россия халкын тулысынча яшелчә белән тәэмин итү өчен илдә 2 мең гектарга якын теплица булдырырга кирәк, тагын 1 мең гектарга якын ябык грунт комплексы реставрацияләнергә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International