Бүген иртән 9.00 сәгатьтә Теләче муниципаль районының «Теләчеагрохимсервис» ААҖ базасында сиптергечләр парады булды.
Парадта район авыл хуҗалыгы формированиеләреннән 19 сиптергеч катнашты.
Комиссия тарафыннан сиптергечләрне кабул итү тиешле таләпләр нигезендә, бәяләү балларын кулланып башкарылды.
Кабул итү йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урында – «Нирус» ҖЧҖ сиптергече - 58 балл;
2 урында – «Игенче» ҖЧҖ сиптергече - 57 балл;
3 урында – «Теләчеагрохимсервис» ААҖ һәм «Сөт иле»-«Теләче» ҖЧҖ филиалының Олы Мишә бүлекчәсе сиптергечләре - 56 балл.