Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының (КХР) эшлекле даирәләре делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, КХР делегациясе безнең республикага эшлекле визит белән килде, аның максаты – төбәкнең икътисадый һәм инвестиция мөмкинлекләрен өйрәнү.
Рөстәм Миңнеханов, бүген Татарстан Кытай партнерлары белән актив эшли, дип билгеләп үтте. Кытай эшкуарлары белән безнең зур уртак планнар бар, гомумән, Кытай белән Россия арасындагы дустанә һәм тотрыклы мөнәсәбәтләр безгә төрле юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек бирә, диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзенең дә берничә мәртәбә Кытайда, шул исәптән аның провинцияләрендә булганы турында сөйләде.
Очрашу барышында Кытай партнерлары Татарстан Республикасы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча берничә тәкъдим ясадылар, болар: үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләр укыту проектларын үстерү. Алар әлеге проектларны гамәлгә ашыруны оештыру мөмкинлекләрен бәяләү өчен берничә муниципаль районда булулары турында сөйләделәр. Аерым алганда, КХР делегациясе вәкилләре республиканың Менделеевск һәм Мамадыш районнарында булганнар. Күздә тотыла торган проектлар буенча фикер алышу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та үз аңлатмаларын бирде.