2015 елның 14 апрелендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” галимнәре һәм белгечләре Татарстан Республикасы Балтач районыадминистрациясе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәмендә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укулар уздырды.
Дәресләр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында практика рәвешендә оештырылды, өч секцияэшләде: җитәкчеләр, икътисадчылар һәм бухгалтерлар; зоотехниклар һәм ветеринария табиблары; агрономнар һәм инженерлар өчен.
Укыту программасына авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме, импортны алыштыру, бизнес-планлаштыру, аз чыгымлы механизмнарны гамәлгә кертү, авыл хуҗалыгында инновацияләр, игенчелектә һәм терлекчелектә энергияне саклаучы технологияләр, инновацион үсеш шартларында агросәнәгать комплексы тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру, авыл хуҗалыгы терлекләрен баланслы тукландыру, сөт терлекчелегендә нәсел эшен камилләштерү, чәчү мәйданнарының структурасын оптимальләштерү, технологик аудит, салым түләү, чәчүлекләр логистикасы, мониторингы мәсьәләләре кергән иде.