Баш ветеринария идарәсендә республикада терлекләрдәге лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять турында фикер алыштылар

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «Татарстан Республикасында лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять. Савыктыру юллары»темасына семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрохолдингларның ветеринария табиблары катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновкатнашучыларга Татарстан Республикасындагы эпизоотик вәзгыять турында сөйләде һәм эре мөгезле терлекләрне лейкоздан дәвалауның төп ысуллары хакында әйтеп китте.

Тукай районы “Чаллы-яшелчә” ҖЧҖ директоры үзенең “Хуҗалыкны лейкоздан савыктыру” дигән нотыгы белән эре мөгезле терлекләрне лейкоздан дәвалауның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Я.Р. Коваленко ис. «Бөтенроссия эксперименталь ветеринария фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУ директоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигыМихаил Гулюкин эре мөгезле терлекләрдәге лейкозны күп еллар өйрәнү нәтиҗәләре һәм аны профилактикалау ысуллары турында сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов иң кыска срокларда эре мөгезле терлекләрдәге лейкозны дәвалау буенча савыктыру чараларын башларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International