Саба муниципаль районының «Әхмәтов Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгына матбугат туры булды

2015 елның 13 марты, җомга

Матбугат турының максаты – үз продукцияңне җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча «Әхмәтов Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы тәҗрибәсен яктырту.

Хуҗалык 2009 елда Райнур Әхмәтов тарафыннан ачыла, ә сыерлар абзары берничә ел алданрак ачылган була. Бу хуҗалыкны ул дәүләт ярдәме белән ача, мәсәлән, сөт продукциясен чыгара торган “Авыл сөте” цехын «Лизинг-грант” программасы нигезендә эшләтеп җибәрә, ә сыерларны гаилә фермаларын үстерү программасы нигезендә сатып ала. Моннан тыш, эшкуарга җайланмалар сатып алуга субсидия бирелә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан сыерлар – 260 баш. Хуҗалыкның төп табышы сөттән килә. Сыерларны көнгә өч мәртәбә савалар, көнгә бер сыердан уртача савым – 19 кг. Кайбер рекордчы-сыерлар көнгә 35 килограммнан да артыграк сөт бирәләр.

Сыерларны автоматлаштырылган 4 робот ярдәмендә савалар. Алар Нидерландтан кайтарылган. Гомумән, роботлар 70ләп операция башкар – савыр алдыннан сыерларның имчәкләрен юалар, массаж ясыйлар, сауганнан соң имчәкләргә махсус эремә сиптерәләр, сыерларның сәламәтлеген һәм сөтнең сыйфатын тикшерәләр. Комплекста хәтта сыерларга рәхмәт белдерү системасы да бар – хайванга бер литр сөт өчен өстәмә 100 грамм коры азык бирәләр. Сөт әйберләре эшләп чыгару цехында көнгә 3 тоннага якын сөт эшкәртелә. Цехта, сөт эшкәртүдән тыш, кефир, ряженка, ике төрле эремчек, ике төрле каймак, катык һәм сөт өсте әзерлиләр. Әзер продукциянең 80 проценты Саба муниципаль районының бюджет учреждениеләренә мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә җибәрелә. Казанда әлеге хуҗалык продукциясен «Казан»агросәнәгать паркында сатып алырга мөмкин. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенеңикътисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов, “Авыл сөте” цехы югарыконкуренциячеллеккә ия, дип билгеләп үтте. «Без продукцияне озак саклау өчен аңа консервантлар өстәмибез. Без җитештергән продукция экологик яктан чиста, шуңа күрә дә ул өч-дүрт көн эчендә кулланылырга тиеш», – диде ул. Ул тагын, якын арада цехның эшләү куәтен ике мәртәбә арттырырга һәм җитештергән продукцияне сәүдә челтәрләре аша сатуны планлаштырабыз, дип билгеләп үтте. Киләчәктә фермер үзе предприятиесен киңәйтергә ниятләп тора – терлек азыгы сыйфатын яхшыртырга, терлекләрнең баш санын арттырырга һәм яңа базарларга чыгарга дигән уйлар белән яши.

Райнур Әхмәтов, 2015 елда “Әхмәтов Р.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерүне көнгә 6 – 6,5 тоннага җиткерергә планлаштыра, диде. Бүгенге көндә хуҗалыкта көн саен 5,5 тонна сөт җитештерелә, ә 2014 елда бу күрсәткеч 4,5 тонна иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International