Бүген Татарстан фермер хуҗалыкларының, крестьян хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XV съезды булып узды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан фермер хуҗалыкларының, крестьян хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XV съезды булып узды. Сүз Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеген һәм төбәк икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итүмаксатларында авыл хуҗалыгы продукциясен импортлауны алмаштыру турында барды.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы фермер хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады. Аның сүзләреннән күренгәнчә,бүгенге көндә авыл хуҗалыгының тулаем төбәк продуктының 50 проценттан артыгын фермер хуҗалыкларыҗитештерә. Авылларда кече рәвешле хуҗалыклар бүген оешкан төстә эшли һәм алар икътисадның динамикалы үсә торган секторын тәшкил итәләр, дип ассызыклады Камияр Байтемиров. Шушы хисап елы эчендә генә дә терлек-туар һәм кош-корт санын арттырган фермер хуҗалыклары 65кә арткан. 2014 елдаТатарстанда импортны алмаштыру өлкәсендә эре проектлар актив гамәлгә ашырыла башлады. Мәсәлән,Минзәлә районында эре мөгезле терлекләрне чалу һәм эшкәртү цехы эшли башлаган, анда сменада чалынгын һәм эшкәртелгән терлекләр саны 30 башка кадәр җитә. Мөслим районында исә кооперация базасында фермер һәм крестьян хуҗалыкларының йорт кошлары үрчетү буенча кластеры оештырылган. Быел да авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары базасында Актаныш, Апас, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Тәтеш һ.б. районнарда 8 сугым цехын ачу планлаштырыла. Моннан тыш, агымдагы елда фермерлар инвесторлар ярдәмендә җиләк-җимеш эшкәртүгә керешмәкчеләр. Бал эшкәртү һәм савытларга тутыру буенча да инвестиция проектларын эшләргә ниятлиләр.

Байтимеров фермерларга милек итеп җир бирү мәсьәләсен дә кузгатты. Ул китергән белешмәләр буенча, бүген Татарстанда 78 мең га чәчүлек җирләре буш тора. Ул проблеманы хәл итүнең үз юлларын күрсәтте. Һәр районда буш яткан җирләрнең махсус фондын төзергә һәм аларны игенчелек белән шөгыльләнүче фермерларга бирергә. Ул шулай ук, финанс кризисына да карамастан, республиканың бер фермер хуҗалыгы да бөлгенлеккә төшмәде, диде. Әмма кече аграр бизнес вәкилләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ, ярдәм итү ысуллары һәм рәвешләре яңадан каралырга тиеш, диде ул.

Чыгыш ясаган фермерлар орлыкка, үсемлекләрне яклау чараларына, ягулык-майлау чараларына бәяләр артуга бәйле мәсьәләләрне күтәрделәр. Мәсәлән, Түбән Кама районы «Якташлар» КФХ башлыгы Владимир Аппаков бүгенге фермерларны борчыган тагын берничә мәсьәләгә игътибар юнәлтте. Иң беренче чиратта, ул яшелчә орлыклары бәяләренең бермә-бер артуын билгеләп үтте. Фермер сүзләренә караганда, былтыр 1 га мәйданда кәбестә чәчү өчен 15-20 мең сум акча кирәк булса, быел аның бәясе 60 мең сумга кадәр менгән. Шул ук мәйданда кишер чәчү өчен 80 мең сумга кадәр кирәк. Бер ел элек кенә әле 30 мең сум да җитә иде, диде ул.Аппаков фермерлар өчен продукция җитештерүнең гарантияле күләмнәрен кертергә тәкъдим итте.Фермерларның көзен җыйган уңышлары аларның складларында калмыйча, сатылып бетәрлек булсын иде, диде ул үз чыгышында.

Тукай районы фермерлары лидеры Минталип Миңнеханов фермерларның борчу-мәшәкатьләре белән хакимият вәкилләре дә кызыксын иде дигән теләк белдерде.

Биектау районыннан фермер Рафил Гыйльметдинов бу муниципаль райондагы авылларның бетеп баруы турында сөйләде. Кешеләр, яхшы тормыш эзләп, йортларын ташлап чыгып киткәндә, терлек санын арттыру турында нинди сүз булырга мөмкин инде, диде ул. Ул үзе турында да сөйләде. Ун елга якын ул үз милкенә җир алмакчы була. Унлаган суд тикшерүләрен уза. Әмма мәсьәлә хәл ителмәгән. Күптән түгел аңа 1,5 га җир бирәләр, аннары аны яңадан алалар.

Кайбер катнашучылар үзләренең уңышлары турында сөйләделәр. Шул ук Биектау районыннан фермерГабделәхмәт Котдусов узган ел, аграр туризмы белән шөгыльләнеп, 1 млн. сумга якын табыш ала.

Мөслим районыннан Ирек Хәмәдишин, узган ел 2 меңнән артык каз үстереп, яхшы табыш ала.

Лаеш районыннан Фәрит Хәйретдинов үрдәкләр үрчетә, хәтта ул яшь үрдәк бәбкәләрен алдан түләү алмыйча да Татарстандагы хезмәттәшләренә өләшә. Партнерлар хезмәттәшлеге тулысынча ышанычка нигезләнә.

Съезд азагында делегатлар карар проекты кабул итттелә, анда Татарстандагы кече аграр бизнесның мөһим проблемалары һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фермерларга һәрьяклап ярдәм итәргә сүз бирде. Ул әйткәнчә, чынлап та, фермерларның проблемалары күп. Финанс кризисы да аны көчәйтте. Әмма Марат Әхмәтов съездда фермерлар тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең барысын да уңышлы хәл итеп була дип саный.

«Узган гасырның 90 нчы елларында сез ачкан эшләр белән мин горурланган идем. Бүген исә һич шикләнмичә әйтергә була: сез булдырасыз», – диде министр.

Марат Әхмәтов, съезд барышында күтәрелгән проблемаларны мөрәҗәгать рәвешендә кабул итеп, Татарстан Президенты исеменә юлларга кирәк, дигән тәкъдим кертте, чынлап та, дәүләт ярдәме ысулларын, субсидияләнгән кредитларны да кертеп, яңадан карар вакыт җитте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы уйлавынча, административ чара – фермерларга ярдәм итүнең тагын бер рәвеше булырга мөмкин – фермер проблемаларын хәл итүдә муниципаль районнар башлыклары катнашырга тиеш.

«Мин сезнең белән бергә», – дип хуплады Марат Әхмәтов съезд делегатларын. Фермерларның продукциясенә ихтыяҗ һәрвакыт булачак, дип ышандырды министр. Ул шулай ук аларга Татарстаннның азык-төлек иминлегенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Марат Әхмәтов фермерларга алдагы сезонда уңай һава шартлары теләде. «Бу безгә игенчелектә җитди алгарыш ясау өчен кирәк», – дип, нәтиҗә ясады аграр ведомство башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International