Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмә-ярминкәсе уза

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

18-20 февраль көннәрендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” ААҖнең ачык мәйданчыгында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмә-ярминкәсе уза. Күргәзмәгә туфрак эшкәртү, чәчү, азык җыю, ашлык җыю техникасы, үзйөрешле һәм тагылмалы сиптерткечләр, ашлык чистарту һәм сортировкалау машиналары, шулай ук терлекчелек фермалары өчен техника һәм җайланмалар куелды.

30дан артык компания үзләренең яңа продукциясен күрсәтә.

Күргәзмәдә «Татагролизинг» ААҖ, «Росагросервис» ААҖ, «Агромастер» ПК ҖЧҖ, «Тарос» МК ЯАҖ, «Проминтел-Агро» ЯАҖ, TERRAPRO, «ТАТАГРОХИМ-СЕРВИС» ААҖ, «Техномаркет» ҖЧҖ, «КАМАЗ»ААҖ, «МТЗ Елаз» ТД ҖЧҖ, "Агротехмаш" ЯАҖ, «Слободской машиностроительный завод» ААҖ, «КаМП»ҖЧҖ, «ДаМилк-Агро» ҖЧҖ, «Татмелиорация» ААҖ актив катнаша.

Иртәгә, 20 февральдә, форум кысаларында «Волга» конгресс-үзәгенең конференц-залындаКазан ярминкәсе территориясендә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары ТәлгатьТаһирҗанов рәислегендә түгәрәк өстәл узачак, анда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, торгызу һәм авыл хуҗалыгы машиналарын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International