Кичә Татарстан-Төркия эшлекле агросәнәгать форумы узды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Төркия делегациясе белән очрашу булды. Очрашу пленар өлештән һәм адреслы бизнес-очрашулардан торган продуктив бизнес-форматта узды.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.

Төркия Республикасы делегациясен Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы, Көнчыгыш Анатолияның Төркия экспортерлар берлеге рәисе  Джемаль Шенгель тәкъдим итте. Төркия делегациясе составында шулай ук Көнчыгыш Анатолияның Экспортерлар ассоциациясе, Урта диңгез төбәге Экспортерларассоциациясе, «Сасу» компаниясе идарәсе (балык һәм диңгез продуктлары җитештерә), «Эрзурум» оешкан сәнәгать зонасыТерлек продукциясе экспортерлары берләшмәсе, «Гуней Сут» компаниясе идарәсе (соклар һәм сөт җитештерә)Урман продукциясе экспортерлары берләшмәсе, «Интертим» компаниясе идарәсе (агач әйберләре һәм төргәкләү продукциясе җитештерә) вәкилләре һәм башкалар бар иде.

Пленар утырышта Германия авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе чыгыш ясады, ул форумда катнашучыларга эшне бу елның июнендә булачак “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” күргәзмә-форумында дәвам итәргә тәкъдим итте.

Татарстан-Төркия эшлекле агросәнәгать форумы эшен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты.Форумда катнашучыларга мөрәҗәгатендә министр, Төркия Республикасы Татарстан Республикасының чит ил партнерларыннан иң ышанычлысы, дип билгеләп үтте. Татарстанны һәм Төркияне күп факторлар берләштерә, дип ассызыклады Марат Әхмәтов, болар: мәдәният, дин, тел, сәнәгать һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге бизнес-элемтәләр. Татарстан алдында яңа бурыч тора – АПК өлкәсендә Төркия белән тагын да тыгызрак бизнес-элемтәләр урнаштыру. Моның өчен бөтен шартлар бар: дөньякүләм санкцияләр шартларында ашамлык продуктларының җитәрлек булуы, шактый уңайлы табигать шартлары, якын арада безнең авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәрен арттыру өчен кирәкле уңдырышлы җирләрнең күп булуы.

Төркия делегациясе вәкилләре дөньякүләм икътисадый үсеш моделенә Татарстан Республикасының өлешенә уңай бәя бирделәр һәм аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан белән Төркия арасында тагын да тыгызрак эшлекле эләмтәләр урнаштыру инициативасын хупладылар. Төркия бизнесменнарын Татарстан ике төп юнәлеш буенча кызыксындыра: яшелчә һәм җиләк-җимеш җибәреп тору өчен уңайлы базар буларак һәм уртак бизнес-проектларга инвестицияләр кертү өенч партнер буларак.

Шул ук көнне Төркия делегациясе вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановочрашты.

Аның әйтүенчә, бүген Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры, моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә чит ил капиталлы предприятиеләр саны буенча беренче урында тора. Республикадагы барлык инвестицияләрнең 25 %ы Төркия бизнесына туры килә.

Агросәнәгать комплексы, банк өлкәсе, туризм, медицина – болар барысы да бик мөһим тармаклар һәм без аларны базарга чыгару өчен актив эшләячәкбез, диде Татарстан Президенты.

Очрашу барышында яклар бизнеста яңа юнәлешләр булдыру мөкинлеге хакында да җентекле фикер алыштылар – аерым алганда, балык җитештерү, терлек продукциясе җитештерү һ.б.лар. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, болар уртак предприятиеләр дә, шулай ук тулысынча Төркия капиталы белән предприятиеләр дә булырга мөмкин. Россия базары бихисап зур, диде ул, һәм аны безнең хезмәттәшлектә үстерү бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International