Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы экспозициясен карады

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының күргәзмә экспозициясен карап чыкты. Форум “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә (2015 елның 18-20 февралендә) уза. Ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең күргәзмәсен карады, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, эре холдинглар да бар. Марат Әхмәтов күргәзмәне карау барышында Рөстәм Миңнехановның игътибарын «Икътисад», «Фән һәм кадрлар», «Игенчелек», «Терлекчелек», «Механизация», «Хезмәтне саклау” кебек тематик стендларга юнәлтте. Ул 2010-2014 елларда республиканың агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләмнәре турында сөйләде: 2010 елда бу сумма 23,7 млрд. сум тәшкил итә, 2011 елда – 22,4 млрд. сум, 2012елда – 24 млрд. сум, 2013 елда – 19 млрд. сум, 2014 елда – 20,5 млрд. сум. 

2014 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының барлык хуҗалыклар буенча тулаем продукциясе 188,8 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән терлекчелек буенча – 100,3 млрд.сумдип хәбәр итте Марат ӘхмәтовУл шулай ук 2014 елда барлык хуҗалыкларда үсемлекчелек продукциясен җитештерү динамикасы стенды белән таныштырды. Эшкәртелгән ашлык күләме - 3,37 млн. тонна (яисә узган елга карата – 129%)яшелчәләр - 357 тыс. тонна (108%), бәрәңге -1,73 млн. тонна (99,5%), шикәр чөгендере 1,41 млн. тонна (67%) тәшкил итте.

«2015 год – керемле игенчелек елы» стендында агымдагы елда җитештерүне фаразлау мәгълүматы күрсәтелгән. Мәсәлән, ашлык - 4,5 млн. тонна, бәрәңге – 1,3 млн. тонна, шикәр чөгендере – 2 млн. тонна,яшелчәләр 380 мең тонна җитештерелер дип фаразлана.

«Фән» тематик стендын караганда Рөстәм Миңнехановка игенчелек өлкәсендәге яңалыклар һәм орлыклар сыйфатын яхшырту, продуктивлылыкны арттыру өчен кулланыла торган технологияләр турында сөйләделәр. Марат Ахмәтов импортны алмаштырудагы инновацияләргә, шулай ук тармак өчен кадрлар әзерләүмәсьәләсенә (Казан дәүләт аграр университеты) игътибар юнәлтте.

«Просто молоко» ИК генераль директоры Марат Моратов Рөстәм Миңнехановка үзләре чыгара торган продукцияне күрсәтте, шулай ук компаниянең геопортал презентациясен (авыл хуҗалыгы җирләренеңинтерактив картасын, идарә итү процессын автоматлаштыруны) тәкъдим итте.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучы «Питрәч», «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Чаллы-Икмәк», «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» кебек предприятиеләрнең экспозицияләрен, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм агрофирмаларның стендларын карады.

Экспозицияне карап бетерүгә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышында катнашты, анда 2014 елда республика агросәнәгать комплексының эш йомгаклары каралды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International