Мөһим адымнар

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы терлекләрен үстерү үзәгендә узган «Россия Федерациясендә терлекчелекнең селекция-генетик үзәкләрен төзү турында”гы мәсьәлә буенча эшче киңәшмәне ачып, Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

Үзебезнең илнең нәсел ресурслары исәбенә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сөт бирә торган югары класслы нәселле терлеккә ихтыяҗлары 72 процент үтәлгән, ә ит терлекчелегенә ихтыяҗ 90 процент тәэмин ителгән.

Шул ук вакытта дуңгызчылыкта һәм кошчылыкта импортка бәйлелек шактый югары дәрәҗәдә сакланып кала.

Нәселле продукцияне импортлауны алмаштыруны тәэмин итү, эпизоотик авырулар ихтималын киметү өчен Дәүләт программасының яңа редакциясе нигезендә терлекчелектә яңа селекция-генетика үзәкләре төзеләчәк һәм гамәлдәгеләре яңартылачак.

Тагын сөт терлекчелеге буенча - өстәмә рәвештә кимендә өч, кошчылык буенча – дүрт һәм дуңгызчылык буенча кимендә биш селекция-генетика үзәге төзү планлаштырыла.

2015-2020 елларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан селекция-генетика үзәкләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә тотылган турыдан-туры чыгымнарны субсидияләү өчен федераль бюджетта 12 млрд. сум акча карала.

Хәзер безнең ведомство тиешле субсидияләрне Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бирү кагыйдәләрен эшләү белән мәшгуль. Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләр һәм тармак берлекләре белән бергә пилот проектларында катнашу мөмкинлеге булган территорияләрне һәм авыл хуҗалыгы терлекләре буенча селекция-генетика үзәкләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә кирәкле чыгымнар күләмен билгели.

Мондый үзәкләрне төзү нияте геосәясәткә бәйле туды, әмма Россиядә нәселле терлекчелекне үстерү өстенлеге сәяси һәм икътисадый вәзгыятькә генә бәйле түгел. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының максаты – үзебезнең авыл хуҗалыгы терлекләренең нәсел генофондын һәм линияләрен булдыру, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруның тотрыклы динамикасын тәэмин итү.

Тагын шуны да әйтәсем килә, эре мөгезле терлекләрне ясалма аталандыру станцияләре быел ук инде үзебезнең Россия хуҗалыкларында алынган дөньякүләм нәселле үгезләр белән тулыландырылачак. Бу – нәселле продукцияне (материалны) импортлауны алмаштыруга ирешүдә мөһим һәм зур адым”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International