31 гыйнварда Чаллыда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады.
Сарман трактындагы ярминкә мәйданына Сарман һәм Менделеевск районнары фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлары тарафыннан 19 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде: ит, тавык, сөт, ярма, яшелчәләр, бәрәңге, ашлык, фураж, бакалея әйберләре.
Китерелгәшн барлык продукцияне сатып алучылар бик теләп алдылар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
Киләсе ярминкә 7 февральдә булачак.