Рөстәм Миңнеханов: «Торак төзелеше, юллар салу, авыл хуҗалыгы – болар барысы да кризиска каршы чаралар»

2015 елның 1 феврале, якшәмбе

Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт, юллар салу һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итүпрограммаларын гамәлгә ашыру халыкның эшле булуын тәэмин итә һәм кризиска каршы реаль чаралар булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада бер ай эчендә 251,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган (еллык йөкләнешнең 10,5%ы), шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 193 фатирлы 9,5 мең кв.метр мәйданлы 15 йорт.

Аренда торагын төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71,4 тыс.кв.метр булган 21 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә Алабуга шәһәрендә гомуми мәйданы 7,6 мең кв.метрлы 1 йорт тапшырылган. Татарстанда шулай ук 66 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 11 йорт төзелә.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүгенге көнгә 18 мең кеше өлешле торак төзелешендә катнашуга шартнамә төзегән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге күрсәткечләрне шәрехләпөлешкә кергән кешеләрнең алдануын булдырмау максатында, төзелеш алып баручыларның башлаган йортларны төзеп бетерүмөмкинлекләре булу-булмауларын тикшерергә кушты.

Юллар салу программасын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, республика агросәнәгать комплексы язгы чәчү өчен орлыклар сатып ала башлады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүген каралган барлыкпрограммалар да республикадагы социаль-икътисадый хәлне тотрыкландырырга ярдәм итә, дип ассызыклады. «Торак төзелеше һәм юлларны ремонтлау да, авыл хуҗалыгы да меңләгән кешеләрне эш белән тәэмин итә. Болар – кризиска каршы реаль чаралар», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International