Баулы районында фермерлар хуҗалыклары ассоциациясе җыелышы булды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Кичә, 29 гыйнварда, Баулы муниципаль районының Васькино-Туйралы авылында фермерлар хуҗалыклары ассоциациясе җыелышы булдыБүгенге көндә район территориясендә 42 фермерхуҗалыгы эшли. Алар тарафыннан 29,5 мең гектар ңир эшкәртелә, бу- барлык җирнең 57 %ын тәшкил итә. Вак фермер хуҗалыкларына 9400 гектар җир туры килә (район җирләренең 18проценты).  

Җыелышта Баулы муниципаль районының фермерлар хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Марат Бакиров чыгыш ясады, ул азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә фермерлар эшчәнлегенең мөһимлегенә басаым ясадлы һәм хәл итәргә кирәкле проблемаларга тукталды.

Игенчелек һәм терлекчелек тармакларындагы җитештерү – икътисадый күрсәткечләргә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Наиль Галиуллин һәм бүлек консультанты Рәис Мортазин анализ ясадылар.

Пай җирләре мәсьәләләре буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев чыгыш ясады.

Бапрлык чыгышлардан соң Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады, ул фермерларың игътибарын җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтте. Моның өчен перспектив үсеш планын төзергә кирәк, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International