Бу шимбәдә, ягъни 31 гыйнварда, “Казан” агросәнәгать паркында икмәк һәм кондитер әйберләре, шулай ук ярма һәм майонезлар күргәзмәсе һәм аларны сату узачак.
Күргәзмәгә «2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «3 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ, «Васильево икмәк заводы» ААҖ (Зеленодольск районы), «Зеленодольск икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Чистай икмәк заводы» ААҖ, «Алабуга икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк» (Лаеш районы) ҖЧҖ, «Башак» Алексеевск икмәк комбинаты” ССПК, «Кама плюс» (Балык Бистәсе районы) ҖБ, «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ, «Хузангай» СХПК (Алексеевск районы), «Алтын Казан» ҖЧҖ, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ (Алабугарайоны), «Нәфис-Биопродукт» ҖЧҖ (Казан) кебек республика предприятиеләре товар җитештерүчеләренең икмәк һәмкондитер әйберләре, шулай ук ярма һәм майонезлар, кетчуплар, джемнар чыгарыла.
Барысы 15тән артык предприятие катнаша.
Күргәзмә “Казан” агросәнәгать паркында 9.00 сәгатьтә башлана, адресы: Казан шәһәре, Аграрный ур., 2. Агросәнәгать паркы ул көнне гадәти режимда – 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шунда ук түбәнрәк бәяләрдән башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак.