Иртәгә, 31 гыйнварда, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин кадәр кулай бәяләрдән ике мәйданчыкта - 1) “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур.) һәм 2) Дәрвишләр бисмәсендә (Липатов ур., 7, “Дерби” базары территориясендә) сатып алырга мөмкин булачак.
“Казан” агросәнәгать паркына Арча, Саба, муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Арча” ҖЧҖ, «Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, “Бөреле” ЯАҖ, «Лаеш кошчылык комплексы» ҖЧҖ кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.
Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс”кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.
Яңа Савин районы ярминкәсендә (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ продукцияләрен сатып алырга мөмкин булачак.
Авиатөзелеш районындагы базарга (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) Биектау муниципаль районы товар җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.
Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә Буа муниципаль районыннан китерелгән авыл хуҗалыгы товарларын, шулай укТатарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ кебек оешмаларның продукцияләрен сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Кама Тамагы муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ,«Пестречинка» ҖЧҖ товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.
Вахитов районында Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Әлки муниципаль районы, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.
Казан шәһәренең Вахитов районында узган атнадан башлап яңа базар мәйданчыгы эшли башлады (Тинчурин ур., 19) анда Теләче муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.