Балтач муниципаль районында фермерлар конференциясе узды, анда фермер хуҗалыкларының 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар һәм 2015 – 2017 елларга бурычлар билгеләнде.
Районда 89 фермер хуҗалыгы бар. Шулардан 15е терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә, 62се - бары тик игенчелек белән генә, калган 12 фермер бары тик терлекчелек белән генә шөгыльләнә. Фермер хуҗалыкларында 2832 га сөрүлек бар, ул районның гомуми чәчүлек җирләренең 3,6 %ын тәшкил итә.
Узган елда районда бөртекле культуралар 123мең 862 тонна җыелган, район буенча уртача уңдырышлылык38,7 ц/га тәшкил итә, фермер хуҗалыклары арасында 1203 га бөртекле культуралардан уңдырышлылык 25,8 ц/га, тулаем җыем - 3103 тонна.
Узган елда фермер хуҗалыклары тарафыннан 504 тонна сөт, 182 тонна ит әзерләнгән.
Фермерлар Балтач муниципаль районында фермерлар хуҗалыклары ассоциациясе рәисе итеп «Урожай» КФХ Айдар Хаҗиевны сайладылар. Айдар Хаҗиев югары белемле, белгечлеге буенча галим агроном, игкнчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, 60 га сөрүлек җире бар.
Җыелышта Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да чыгыш ясады, ул фермерлар эшенә югары бәя бирде.
Җыелышта шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында да сөйләштеләр.