24 гыйнварда “Казан” агросәнәгать паркында ит продукциясе күргәзмәсе, аны сату һәм дегустацияләү булачак.
Күргәзмә-сатуга “Чаллы-ит” ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М., «Залесный» ҖЧҖ, «Племзавод кролика» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Атабаевская» ҖЧҖ кебек республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ит һәм ит продукциясе чыгарыла. Барысы 10нан артык предприятие катнаша.
Ит продукциясе күргәзмәсе 9.00 сәгатьтә башлана. Агросәнәгать паркы бу көндә гадәти режимда - 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Монда шулай ук түбәнрәк бәяләрдән башка авыл хуҗалыгы продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак.