Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясенә шәһәр халкының ихтыяҗын канәгатьләндерү максатларында 2015 елның 24 гыйнварында элек килештерелгән мәйданчыкларда күчмә сәүдә оештырыла.

Чехов базары артындагы мәйданчыкта Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре ярма, сөт, ит, йомырка һәм башка продукция тәкъдим итәчәк. Шунда ук «Казаньзернопродукт» ҖЧҖ, «Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), «Майский» ТК ҖЧҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Пестречинка» кошчылык комплексы” ҖЧҖ һәм башкалар үз продукциясен сатачаклар.

Казанлылар кулай бәяләрдән сыйфатлы продуктларны шулай ук “Казан” агросәнәгать паркында, Авиатөзелеш районында 123 нче лицей каршында, Яңа Савин базары янында, Коләхмәтов урамы буенча “Удача” базары янында, Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы мәйданчыкта, “Җиләкле бистәсе” СҮ каршында да сатып ала алалар.

Тагын өстәмә мәйданчык К. Тинчурин ур., 19 адресы буенча оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International