Әлки районының гаилә фермаларында өч ел эчендә 80нән артык эш урыны булдырылган

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда авылда гаилә фермаларын булдыруга зур игъбар бирелә. Шуны булдыру өчен тырышучыларга финанс ярдәме күрсәтелә. Бирелгән субсидияне, килешү шартлары үтәлгәндә, кире кайтарырга кирәк булмавы да сөендерә.

Бүгенге көндә Әлки районында 28 гаилә фермасы шактый уңышлы эшләп килә. Шулардан 11 сөт җитештерү белән шөгыльләнә, 4 – эре мөгезле терлекне симертү белән, 2 – кәҗә үрчетү белән, 2 — сарык үрчетү белән,– ат үрчетү белән, 1 – балыкчылык белән, 2- кошчылык белән. Тагын 4 гаилә фермасы төзеп бетә.

Гаилә фермалары оешу аркасында уннарча эш урыннары барлыкка килде. Тяжбердино авылында яшәүче РәмзилӘхмәдиев районда бу эшкә беренчеләрдән булып алына.

Гаилә фермаларына ярдәм итү программсы кабул ителгәнчегә кадәр үк ул сыерлар өчен зур төзергә уйлый. Инде субсидияләр бирелә башлагач, ул баш-аягы белән бу эшкә чумды.

Программада катнашу өчен зур булмаган бизнес-план таләп ителә. Бу мәсьәләне хәл итүдә аңа районның авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек идарәсе белгечләре булыша. Тиз арада ферманы төзеп бетереп, аннан файдалана дла башлыйлар. Район башлыгы ярдәме белән электр кертәләр, тирес чыгру җайланмасы урнаштыралар.

Сыер абзары төзүгә бәйле чыгымнарның 2 млн. 100 мең сум күләмен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бюджетларннан бирелә.

Бүгенге көндә гаилә фермасында 71 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 36 савым сыеры һәм 10 тана. Сыерлар бозаулаганнан соң көнлек савым 400 килограммга җитәчәк. ов.

Гаилә фермасында ул үзе һәм аның әтисе эшли. Тагын 3 авылдашы эәли, аларга хезмәт хакы даими рәвештә түләнә.

Кышка азыкны да үзләре әзерлиләр. 100 га җире бар, шуның 55 гектарына көзге бодай чәчелгән.

Үзе әйтүенчә, ул бүген бу эштән бик канәгать. Эш башланганда гына әле, өч ел элек, шикләнеп караган аңа. Ә хәзер барысы да җайга салынган. 2014 елда 825 ц сйт һәм 64 ц ит җитештерелгән.

Фермер авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча гамәлдәге программаларда кыюрак катнашырга киңәш итә.

Бүген Алки районы гаилә фермаларында 500 баштан артык эре мөгезле терлек, 272 сарык, 65 кәҗә, 146 ат, 1500 кош-корт үстерелә. 2014 едлда гына да 608 тонна сөт савылган, 82 тонна тере үлчәмдә терлек үстерелгән. Бу фермаларда 84 эш урыны булдырылган.

Районда гаилә фермаларын үстерүгә шушы вакытка дәүләт ярдәме 21 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International