Биектау муниципаль районының Ямашурмә авылында узган киңәшмәдә зоо-ветеринария белгечләре 2014 елның терлекчелек эшенә йомгаклар буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә район газетасы.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Рөстәм Сабиров, ел начар булмады, дип билгеләп үтте. 2014 елда эре мөгезле терлекләр саны сакланып калды, сөт һәм ит җитештерү артты. Район хуҗалыкларында 2013 елга карата 111 процент сөт җитештерелгән, 110 процент - ит, 100сыердан 83 бозау алынган, бер сыердан уртача савым 4630 килограмм тәшкил итте. «Әсәндә», «Татарстанда», «Битаманда», «Урак һәм Чүкеч» ҖЧҖтә, «Кызыл таңда» савым район буенча уртачадан күпкә артыграк.
Киңәшмәдә шулай ук районның ветеринария табибы Илдус Вәлиев чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринария табиблары терлекләрнең ничек кышлавы белән “Ватан” АХП ҖЧҖ фермасында таныштылар. Нәкъ менә шул хуҗалык 2014 елның декабрендә терлекчелек буенча районның күчмә кубогон алды.
Ямашурмә фермасында семинарда катнашучыларга сыерлар бозаулый торган бүлекчәне, сыерлар абзарын күрсәттеләр. Эшнең ничек оештырылуы турында хуҗалык белгечләре – ветеринария табибы Рәйхан Бәйрәмов, зоотехник Суфия Сафиуллина, җитештерү технологы Милис Сәгъдиев сөйләделәр.
Хуҗалыкта 880 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 330 баш сыер бар. Көнлек савым 6 мең килограмм тәшкил итә яисә бер сыерга 18 кг туры килә. Фермада 8 сыер савучы эшли, аларга хезмәт хакы вакытында түләнә. “Ватан” АХП ҖЧҖ генераль директоры Зөфәр Лотфуллин һәм идарәче Линар Галиәхмәтов семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре шулай ук Ямашурмәнең орлык складында булдылар, анда сүз алдагы чәчү һәм орлыкчылыкның актуаль мәсьәләләре турында барды.
Терлекләр кышлавының иң кызу чагы. Бу көннәрдә Биектау районы хуҗалыклары 76,6шар тонна сөт җитештерәләр. Иң күп сөтне “Бөреле” ЯАҖ, “Татарстан” АФ ҖЧҖ, «Урак һәм Чүкеч» ҖЧҖ, “Ватан” АХП ҖЧҖ, «Битаман» ҖЧҖ терлекчеләре савалар.