«Яшел атнада» Татарстан экспозициясен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр делегациясе югары бәяләде

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Берлинда 80 нче “Яшел атна” халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан экспозициясен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр делегациясе югары бәяләде. Улиндивидуаль милли стильдә әзерләнгән, дип хәбәр итә күргәзмәдә катнашучы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Эльс Борһанов.

Аның әйтүенчә, бүген Татарстан аграр делегациясе өчен аеруча киеренке көн – Германия һәм башка Европа илләре компанияләре вәкилләре белән очрашулар һәм рәсми сөйләшүләр каралган.

Германиядән булачак партнерлар белән терлекчелек комплекслары өчен җайланмалар кайтарту турында сөйләшүләр булачак. Сүз шулай ук терлекләрне ашату өчен грануллар кайтарту турында да барачак.

Шулай ук Голландиядән авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләр белән дә сөйләшүләр уздыру планлаштырыла. Аерым алганда, аларның теплицалары «Майский” ТК өчен бик кирәк.

Гомумән алганда, Татарстан экспозициясен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр делегациясе югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International