Татарстанда 2014 елда 65 яңа фермер хуҗалыгы оешты

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда 2014 елда 65 яңа фермер хуҗалыгы оешты. Аларның эшчәнлеге төрлечә: сөт, ит, бал, кымыз җитештерү белән, сарык һәм башка авыл хуҗалыгы хайваннары үрчетү белән шөгыльләнәләр, дип хәбәр итәләр Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясендә.

Азнакай районында тагын биш фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Филизә Арсланова һәм РусланСәхапов 30 савым сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзи башладылар.

Аксубай районында да озакламый тагын бер сөт комплексы эшли башлаячак, аны Сергей Васиков һәм Анатолий Мокинтөзетәләр.

Алексеевск һәм Әтнә районнарында икешәр фермер хуҗалыгы теркәлде. Мамадыш районында дүрт фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Сөт җитештерүдән тыш, фермерлар сарык үрчетү белән дә шөгыльләнә башладылар.

Болардан тыш, яңа фермер хуҗалыклары Татарстан Республикасының Балык Бистәсе, Саба, Сарман һәм башка районнарында да барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International