2015 елның 16 - 25 гыйнварында «Мессе Берлин» (Берлин шәһәре) күргәзмә комплексы территориясендә азык-төлек сәнәгате, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы буенча «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсе узачак.
Агрофорумда Россия делегациясен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли. Делегация составына Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең ике палатасыннан вәкилләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия төбәкләре дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, уку йортлары, фәнни учреждениеләр җитәкчеләре һәм агробизнес вәкилләре керә.
Россия экспозициясен ачу тантанасы 16 гыйнварда 2.2 павильонында булачак. Россия төбәкләренең авыл хуҗалыгы җитештерүе, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге иң яңа технологияләре, инвестиция (шул исәптән инновация проектлары, азык-төлек товарларының киң ассортименты, илебезнең күпмилләтле мәдәнияте үзенчәлеген чагылдыра торган халык кәсебе әйберләре күрсәтеләчәк.
Быел күргәзмәнең эш программасына берничә фәнни-гамәли чаралар кертелгән, аларда катнашу барлык илләрнең җитештерүчеләре һәм кулланучылары арасында үзара файдалы элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Федераль аграр ведомствоның рәсми делегациясе катнаша торган аеруча әһәмиятле чаралардан Глобаль азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы форумы, авыл хуҗалыгы министрлары Саммиты, федераль аграр ведомство җитәкчесе Николай Федоровның матбугат конференциясе, шулай ук чит илләрнең рәсми вәкилләре белән очрашулар булачак.