Марат Әхмәтов Люблянада узган Татарстан-Словения бизнес-форумында республика АПКын презентацияләде

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Словения бизнесы Россия икътисады белән кызыксына һәм Россия – без хезмәттәшлекне үстерергә теләгән ил, дип сөйләштеләр бүген Словения Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында узган Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашучылар.

Татарстан-Словения форумы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Доку Завгаев, шулай ук Словения Республикасының бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты. 
Сез – без хезмәттәшлекне үстерергә һәм ныгытырга теләгән партнерларыбыз, диде бизнес-форумның модераторы, аны ачканда. Ул шулай ук, Словения Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындахезмәттәшлек турында килешү барлыгын һәм Татарстан бизнесменнарына Словения эшкуарлары белән үзара файдалымөнәсәбәтләр урнаштыру өчен җитәрлек мәгълүмат булуын искә төшерде.

Словения эшкуарлары ике ил арасында бизнес-элемтәләрнеэ үсүен телиләр – мондый фикерне форум кысаларында чыгыш ясаучылар әйтте. Словения Сәүдә-сәнәгать палатасының эшкуарлар өчен ышанычлы союздаш һәм партнер булып торуын да ассызыклап әйттеләр.

Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Доку Завгаев форумда чыгыш ясаганда,Россия-Словения мөнәсәбәтләре үсешенең тотрыклы булуын билгеләп үтте. 2013 елда беренче мәртәбә ике арада товар әйләнеше 2 млрд. долларга җитте, диде ул. Доку Завгаев шулай ук Россиядә дә, Словениядә дә кече һәм урта бизнесныңикътисад үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ике ил арасында төпле шартнамәчел-хокукый база булдырылган, бу исә алга таба да безнең мөнәсәбәтләр ныгыр, югары дәрәҗәдә булыр, дип сөйләргә урын калдыра, дип саный ул.

Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров, Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясенең иртәгә булачак утырышы инде унберенчесе, диде. Безнең максат, сәяси һәм икътисадый хәлләргә дә карамастан, хезмәттәшлекне үстерү, диде ул. 2013 ел йомгаклары буенча товар әйләнешенең 2 млрд. долларга җитүен һәм бу безнең өчен бик яхшы нәтиҗә булуын тагын бер кат раслап узды ул.

Николай Никифоров, Татарстан Республикасы һәм, мәсәлән, Венгрия арасында товар әйләнеше 1 млрд. 200 млн. доллар тәшкил итә, ә бит ул Россиянең бер төбәге генә, диде. Шуңа күрә без Словения белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенең зур булуы турында сөйләшәбез, дип ассызыклады ул.

«Без әлеге мөмкинлектән файдаланырга тиеш, - дип әйтте Николай Никифоров. – Сезнең экпорт өчен дә, импорт өчен дә товарыгыз бар, инвестицияләргә дә мөмкинлегегез җитәрлек». Ул, бүгенге сәяси вәзгыятькә дә карамастан, алга барырга кирәк, “ишекләрне ябарга кирәкми”, диде.

Бүген безгә, булганны саклап калып, алга барырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан хезмәттәшлек өчен ачык. Ул, Татарстан бизнес ачарга теләгән һәркемгә шартлар тудырырга әзер, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов шулай ук, бүген Словения Россиядән инвестицияләр җәлеп итү яклы, димәк, бу аның да хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрсәтә, диде. “Татарстан Республикасының бу икътисадый мөмкинлек презентациясе Словения бизнесменнарына тиешле мәгълүмат алырга һәм алга таба безнең уртак проектларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан-Словения бизнес-форумы кысаларында презентацияләр белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров катнашында Татарстан Республикасы һәм Словения Республикасы ведомстволары арасында меморандумнар һәм килешүләр имзаланды.

Аерым алганда, Нова Горица университеты (Словения) һәш Казан дәүләт аграр университеты (Татарстан) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International