Түбән Кама сөт комбинатында куе йогырт җитештерү буенча уникаль линия эшли башлады.
«Просто молоко»ның куе йогыртлары сатып алучыларның олысына, кечесенә хуш килде. Аныңсоставында буяулар юк – ул бары тик Россиядә җитештерелгән сыйфатлы сөттән һәм натуралькомпонентлардан гына тора. “Түбән Кама сөт комбинаты”ның яңа продукты тәмле дә, файдалы да. Аны экологик чиста чималдан әзерлиләр, ә составында прибиотиклар бар, бу - азык эшкәртүгә уңай тәэсир итә торган болгар таякчыгы.
Хәзер яңа продуктның ассортименты 6 төрдән тора: чия, персик-абрикос, мюсли-злаки, клубника, земляника. Предприятие тәүлеккә 3 тоннага кадәр йогырт (болгар катыгы) җитештерә ала.
Тиздән Түбән Кама сөт комбинаты әлеге яңа продукция белән шәһәр һәм район халкын гына түгел, ә бөтен республиканы тәэмин итә алачак. Киләчәктә Түбән Кама йогыртын Россиянең башка төбәкләрендә дә сату планлаштырыла. Бу предприятиенең башка сөт продукциясенә дә кагыла.