Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен укулар узачак

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

2014 елның 17-18 декабрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институт” ФДБМУ базасында муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре өчен укулар узачак.

Лекцияләрне түбәндәгеләр укыячак: Николай Титов – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, ул ел йомгаклары турында һәм 2015 елга бурычлар турында сөйләячәк;Ришат Хәбипов – Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары; Марат Низаметдинов  икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы; Нәҗип Хаҗипов – министрның терлекчелек буенча урынбасары; Марат Җәббаров - министрның авылны социаль үстерү буенча урынбасары; ТәлгатьТаһирҗанов – министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары; Алмаз Кәшапов – кадрлар бүлеге башлыгы; НаилХәмидуллин – фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы; Евгений Рещиков – азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы; Азат Җиһаншин – ОАО «Татагролизинг» ААҖнең генераль директоры; Ләлә Кадермәтова –«Россельхозбанк» ААҖ директоры һәм башкалар.

Уку программасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International