Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында уртак проектлар кысаларында Төркмәнстан галимнәре белән бергә фәнни-тикшеренү эшләрен арттыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләт бюджет фәнниучреждениесендә Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килгән Төркмәнстан авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр реформалар һәм дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнү идарәсе башлыгы Керим Сапаров булды. Аның эшчәнлек өлкәсе – авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясен эшләү.

Әлеге сәфәрнең максаты – уртак проектлар кысаларында фәнни-тикшеренү эшләрен арттыру, фән өлкәсе кадрларын стажировкалау, уртак чаралар (конференцияләр, күргәзмәләр) уздыру.

Аралашу барышында институтның фәнни эшләр буенча директор урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәүзия Гибадуллина институт эшенең юнәлешләре, җитештерү эшләнмәләрендәге уңышлары турында кыскача сөйләде, уртак кызыксыну уята торган мәсьәләләргә аерым тукталды.

Керим Сапаров Төркмәнстанның авыл хуҗалыгы турында сөйләде. Корылык шартларына да карамастан (барлык авыл хуҗалыгы культураларын үстерү сугаруга корылган), республиканың уңышлары шактый. Дәүләт аграр тармакны үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Стратегик культураларга – көзге бодайга, мамык, шикәр чөгендеренә чыгымнарның 50%ын дәүләт үз өстенә ала. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм аны эшкәртү тулысынча диярлек шәхси кулларда. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен заманча җайланмалар һәм техника белән тәэмин итү өчен ташламалы кредитлар (елга 1%лы) бирелә, ташламалы салым салына. Нәтиҗәдә иң кыска вакыт эчендә Төркмәнстан ашлык импортлаучыдан экспортлаучыга әверелә. Ел саен 88 мең тоннага якын бодай сата.

Төркмәнстанны көзге бодай, кукуруз, бәрәңгене эшкәртү, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан яклау, биотехнологияләр кызыксындыра.

Галимнәргә беренче этапта фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы шартнамә нигезендә фәнни кадрларны стажировкалау һәм авыл хуҗалыгы культураларына экологик яктан сынау үткәрү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International