Узган ял көннәрендә Чаллы шәһәренең 4 мәйданчыгында: Сарман, «Южный» АПП, Г. Камал, «Ефәк юл” ТВК мәйданчыкларында һәм Азатлык мәйданында – Беларусь Республикасы товар җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 13 муниципаль районнан катнашучы фермерлар, шәхси эшкуарлар һәм башка товар җитештерүчеләр 200 тоннадан артык продукция китерделәр.
Узган ярминкәләрдәге кебек монысында да сыер, дуңгыз, каз, үрдәк, тавык итенә, сөт продуктларына ихтыяҗ зур булды.
Азатлык мәйданында киңәйтелгән белорус ярминкәсе аркасында Чаллы халкы дуңгыз итеннән әзеоләнгән төрле ризвктан, казылыктан, каклаган ризыклардан, сырдан, хәлвәдән, башка азык-төлек продукциясеннән авыз итә алдылар, алар җитештергән трикотаж, аяк киемнәре сатып алдылар.
Чаллы шәһәре мэриясе хәбәр иткәнчә, танылган белорус җитештерүчеләренең товарлары сатуга чыгарылган ярминкә чаллылылыр үтенече буенча 20 ноябрьгә кадәр озайтылган.
Азатлык мәйданында оештырылган ярминкә барышында 12 млн. сумнан артык продукция сатылган, анда 13,5 мең кеше килгән. Хәлвә, кондитер әйберләренә, белорус салосына аеруча ихтыяҗ зур булды.
Ярминкә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр һәркөнне иртәнге сәгать 9дан булачак. Мондый белорус ярминкәсе Чаллыда 4 ел элек булган иде.
Автошәһәрдә барысы 93 ярминкә узган һәм анда 11,5 мең тонна продукция сатылган.