Кырым делегациясе Казанның берничә объектында булды

2014 елның 15 ноябре, шимбә

Казанга Кырым федераль округында Россия Федерациясенең вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген Кырым делегациясе әгъзалары Казан федеральуниверситетында, «Казан” агросәнәгать паркында һәм IT-паркта булдылар. Казанда Кырым делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Агросәнәгать паркында кунаклар сәүдә рәтләрен карап чыктылар, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар. Олег Белавенцев һәм Сергей Аксенов шулай ук ит җитештерү цехларын, складларны, яшелчәләрне юуу, сортларга аеру һәм төргәкләү линияләрен карадылар.

Аннары Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кырым Республикасы авыл хуҗалыгы министры Виталий Полищук белән очрашты.

Чарада Тыва Республикасы авыл хуҗалыгы министры Сергей Огнев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, республика агросәнәгать комплексының эре предприятиеләре генераль директорлары катнашты.

Марат Әхмәтов очрашуда катнашучыларга авыл хуҗалыгының торышы турында сөйләде, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары белән таныштырды.

Аннары Виталий Полищук чыгыш ясадыул Кырым Республикасында үстререлә торган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында сөйләде.

Очрашу барышында анда катнашучылар авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләрендәге эш тәҗрибәсен алмаштылар һәм республикалар арасында хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Очрашудан соң Кырым Республикасы делегациясе “Майский” ТК” ҖЧҖнең эш тҗрибәсе белән танышты. Монда делегация әгъзалары белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов,теплица комбинатының генераль директор Илшат Ганиев йөрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International