Биектау районы белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2014 елның 14 ноябре, җомга

Бу атнада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеректоры Галимҗан Кәбиров мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Килешүнең төп предметы – өлкән сыйныф укучылары өчен югары уку йортына укырга керү алдыннан уңай шартлар тудыру, аларның шәхси, һөнәри, мәгариф һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм яшьләрне авыл эшенә җәлеп итү.

Бу елдан башлап район мәктәпләрендә 10-11 сыйныф укучылары өчен "Терлекчелек", "Механизация", "Агрономия" юнәлешләре буенча түгәрәкләр оештырылачак. Укучылар “В” категориясе буенча транспорт чарасын йөртүче, “С” категориясе буенча тракторчы, кече ветеринария санитары, умартачы, машинада сыер савучы, терлекчелек комплекслары һәм фермалары операторы һөнәрләре буенча башлангыч белем алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International