Кичә Менделеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә сөт җитештерү мәсьәләләре буенчабаланс комиссиясе утырышы булды.
Утырыш эшендә Менделеевск муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Галләмов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе белгечләре, “Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Тимур Галиев, агросәнәгать комплексы оешмаларының һәм инвестиция компанияләренең җитәкчеләре һәм белгечләре, сөт фермалары һәм комплекслары мөдирләре, ветеринария һәм нәсел хезмәте белгечләре катнашты.
Утырыш барышында терлекчелек тармакларын үстерү, җитештерү темпларын арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу, кышкы абзарда тоту чорында терлекләр санын арттыру мәсьәләләре каралды.