Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында киңәшмә узды

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында киңәшмә узды.

Район башлыгы Вячеслав Козлов чарада катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырды, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында, терлекчелек фермаларын һәм биналарын реконструкцияләүне субсидияләү буенча республика программасы шартлары турында җентекләп сөйләде. Бу мәсьәлә буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә карар кабул ителде: аның нигезендә субсидия 2015 елның 1 гыйнварына хуҗалыктагы терлекләр саны агымдагы елдагы санынча булса гына биреләчәк.

Аның сүзләреннән күренгәнчә, кайбер хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны сату исәбенә кимегән иде, ел ахырына бу хәл яңа терлекләр сатып алу исәбенә яхшырырга тиеш. Төп бурыч - бу кимчеленкне бетерергә, шул исәптән 500 сыердан туачак бозаулар исәбенә. Терлекләрнең баш саны артса, алдагы елда субсидия биреләчәк.

Терлекчелек тармагы эшенә анализ белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сергей Баранов чыгыш ясады. " Ел ахырына 2 ай калып бара, шул вакыт эчендә безгә кимчелекләрне бетерергә кирәк, чөнки без әлегә кадәр кайбер күрсәткечләр буенча 2013 ел дәрәҗәсенә чыга алмыйбыз", - диде ул. Районда 10 айда терлекчелек буенча күрсәткечләр, дуңгызчылыктан гайре, узган ел белән чыгыштырганда, югарырак. Дуңгызларга килгәндә исә, аларның баш саны кимеде, балалары да аз туа, үлү очраклары да күп.

 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Шәйдуллина бу елның 9 аендагы финанс күрсәткечләре белән таныштырды. 9 айда товар продукциясе 570 млн. сумлык җитештерлгән. Акчалата керем структурасы болайрак тора: ашлык сатудан - 24 %. терлекчелектән - 75 %. Узагн ел белән чагыштырганда игенчелектән керем 12 %ка кимеде, бу сату күләмнәренең кимүенә һәм ашлыкның бәясе төшүгә бәйле. Терлекчелек буенча табыш 12%ка артты, бу сөт сату күләменә һәм аңа бәя артуга бәйле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International