Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында Адоратский урамындагыкүпләп-ваклап сату базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Монда фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм Татарстанның Кулланучылар берлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясен сатуҗәелдерелгән.
Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның җиде мәйданында уза. Татарстанның Кулланучылар берлеге үз продукциясен Яңа Савин, Мәскәү һәм Вахитов районнарыннан кала, өч мәйданда тәкъдим итә. Ярминкәләрне уздыру максаты – халыкны көнкүрештә кулланыла торган, бәяләре шактый отышлы булган азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
Яңа Савин районында ярминкәне карау барышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов озата йөрде.
Татарстан Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, сөт продукциясен җитештерүче эре оешмаларның берсенең продукциясеннән авыз итте, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, аларның тәкъдимнәрен, кисәтү-шикаятьләрен тыңлады. Кайбер сатып алучылар берничә товарга, аерым алганда, йомырка һәм сөт продукциясенә ихтыяҗ аеруча зур булуын шәрехләп үтеп, ул продукцияне ярминкәләргә күпләр кертүне сорады.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов ярминкәдә тәкъдим ителгән продукциянең югары сыйфатлы булуын һәм кибетләрдәге бәяләр белән чагыштырганда, азык-төлек товарларының бәясе арзан булуын билгеләп узды. Ул ярминкәләрнең әһәмиятен һәм аларга ихтыяҗ югары булуын ассызыклады, аның әйтүенчә, республикада халыкны тәэмин итәрлек авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек.
“Без бернинди дә проблема күрмибез. Продукциябез җитәрлек. Без – яшелчәләрне дә, бөртекле культураларны да, ит һәм сөт продукциясен дә зур күләмдә җитештерүче республика”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул авыл хуҗалыгы продукциясе белән сезонлы сәүдә итүнең, шимбә ярминкәләрендә генә түгел, ә атна уртасында да оештырылачагы турында хәбәр итте.