Бүген Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техника сервисы институтында беренче курс студентлары «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев белән очраштылар.
Таһир Һадиев «Бүгенге АПКны үстерүдә белгеч роле» темасы буенча нотык белән чыкты. Агрария белгечләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлеге буенча мисаллар китерелде һәм алар буенча фикер алышынды. Шулай ук хуҗалыкларны югары квалификацияле белгечләр: агрономнар, инженерлар, механиклар, икътисадчылар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Студентлар белән республика, шулай ук тулаем ил өчен авыл хуҗалыгының роле турында фикерләштеләр. Нотыкчы бу тармакның социаль-мәдәни әһәмиятенә, шулай ук авылның мәдәниятне һәм халык традицияләрен саклап калуына аерым игътибар бирде. Таһир Һадиев тагын илнең азык-төлек иминлеген һәм бәйсезлеген тәэмин итү өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мөһимлеген ассызыклап китте.
Хәзерге вакытта аграр сектор алдында торган бурычлар җитештерүнең экологик иминлеген, конкуренциягә сәләтлелекне, энергия сарыф итүне киметүне, инновация активлыгын арттыруны, белем бирү һәм кадрлар әзерләү сыйфатын арттыруны тәэмин итүдән гыйбарәт. Шулар хакында студентлар белән фикер алышынды.