Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җиләк-җимеш культураларын селекцияләүне башкара һәм бакчачыларга үсентеләр сата

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җиләк-җимеш культураларын - алмагач, чия, слива, кура җиләген селекцияләүне башкара. РФ дәүләт реестрына җиләк-җимеш культураларының институтта селекцияләнгән 22 сорты кертелгән, 6 сорт дәүләт сынавы уза. Бу сортларның өстенлеге аларның җирле шартларга яраклашкан булуы, җиләкләрнең тәмле булуы һәм аларның товар сыйфаты югары булу.

Фәнни тикшеренүләрдән күренгәнчә, кеше сәламәтлеге өчен җиләк-җимешнең җирле сортлары файдалырак икән. Күмәк һәм шәхси бакчалар өчен институт җиләк-җимешнең җирле селекцияләнгән культураларын һәм Россиянең алдынгы селекция үзәкләре культураларын, фәнни һәм методик әдәбият тәкъдим итә.

Алмагачның җәйге, көзге сортлары, иртә язгы кырауларга чыдам слива сортлары, җимеше татлырак чия, тәм сыйфатлары яхшыртылган кура җиләге, кызыл һәм кара карлыган, шулай ук крыжовник, сары слива, виноград, абрикос, зелпе (жимолость) һәм башка культуралар сатыла. 
Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-54-02, факс: (843) 277-56-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International