19-21 сентябрьдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе тарафыннанТатарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХI авыл спартакиадасы программасы нигезендә авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасычемпионаты уздырылды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 23 авыл районы командалары катнашты. Барысы 160 кеше иде.
Өч көндәге ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны Саба муниципаль районы командасы алды, II урынны – Балтач, III урынны Алексеевск районы алды.
Катнашучылар шулай ук ирләр, хатын-кызлар арасында ялгыз разрядларда, ирләр, хатын-кызлар арасында парлы һәм катнаш разрядларда да ярыштылар.