Татарстан Республикасында узган тәүлектә 3002,8 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән елның шул чорына караганда 173,0 тоннага күбрәк. Иң күп тәүлеклек савым Балтач муниципаль районыныда күзәтелә – 152,0 тонна, Арча һәм Кукмара районнарында да күрсәткечләр югары – аларның беренчесендә 143,1 тонна һәм икенчесендә 139,3 тонна.
Әтнә, Саба, Актаныш, Мамадыш, Әлки, Азнакай муниципаль районнарында тәүлеккә 100 тоннадан артыграк сөт савалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 22 сентябрьгә республика терлекчеләре бер сыердан уртача тәүлеккә 12,8 кг сөт савалар. Башкалардан күбрәк – 16,4 кг Саба муниципаль районында. Мамадыш муниципаль районында бер сыердан уртача тәүлеклек савым 16,2 кг, Буа һәм Әтнә муниципаль районннарында савым тәүлеккә уртача 16,1 кг.