Татарстан Республикасында шикәр чөгендере, бәрәңге, рапс җыю дәвам итә.
Бәрәңге 5,2 мең га мәйданнан 99,0 мең тонна чыгарылган, бу барлык мәйданның 78%ын тәшкил итә. Гектардан 190,0 центнер уңыш чыга.
Шикәр чөгендере 19,0 мең га мәйданда чыгарылган, 626,1 мең тонна тәшкил итә. Уңдырышлылык – 328,8 ц/га.
Рапс 56,1 мең га мәйданда 65,8 мең тонна суктырылган.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 3524,2 мең тонна җыелган. Уртача уңыш гектардан 22,7 центнер тәшкил итә.
Татарстанда көзге чәчү дәвам итә. Ул 590,3мең га мәйданда башкарылган.
Туфракны төп эшкәртү 1188,7 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү - 242,1 мең га.