Астанада татар Сабантуе киң колачлап узды

2014 елның 20 сентябре, шимбә

Сабантуй мәйданы "Хан Чатыр" сәүдә үзәге каршында үтте. Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар Татарстанның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы куәте чагылдырылган күргәзмә белән танышты.

Үз продукциясен «Просто молоко» ҖЧҖ«Чаллы-икмәк» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ һәм башка компанияләр алып килгән иде.

Исегезгә төшерәбез: Астанага рәсми һәм бәйрәм чараларына Татарстаннан 700 гә якын кеше барды, шул исәптән республиканың 65 предприятие директоры.

Күргәзмә белән танышканнан соң, мөхтәрәм кунаклар Сабантуйга юнәлделәр. Мәйданга керү юлында аларны милли киемнәр кигән, кулларына милли тәм-томнар тоткан кызлар каршы алды. Рөстәм Миңнеханов, алардан авыз иткәннән соң, үзенә сузган түбәтәйне җирле татарлар алкышлавы астында Астана хакиме Имангали Тасмагамбетов башына кидерде.

Бәйрәмдә кунаклар көрәш карады. Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Имангали Тасмагамбетов татар һәм казах уеннарында катнашты. Астана хакиме күзләрен бәйләгән килеш чүлмәк ватарга тырышса, Татарстан Президенты "Асык ату" дигән уенда үз көчен сынап карады.

Бәйрәм концерты "Сабантуй" сәхнәләштерелгән тамашадан башланды, аны Татарстан сәнгать осталары башкарды. Аннары сәхнәгә рәсми затлар чакырылды.

"Бүген без үзенчәлекле вакыйга шаһитлары булдык: без дусларны гына түгел, кардәшләребезне - Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасын каршы алдык", - дип җәмәгатькә мөрәҗәгать итте Имангали Тасмагамбәтов. Ул Астанада Татарстан Мәдәнияте көннәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм октябрь аенда Казакъстан һәм Татарстан башкалалары арасында кардәшлек турында килешү төзелгәнгә 10 ел тулуын искәртте.

"Бүген без биредә юбилей датасын билгеләп үтү өчен генә түгел, бай тарихы һәм мәдәни мирасы булган татар халкын хөрмәтләү өчен җыелдык. Минем әлеге гаҗәеп чараны оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Астанага Мәдәният көннәрен үткәрүгә бу күләмдә делегация килгәне юк иде әле", - дип канәгатьлек белдерде Астана хакиме. Ул билгеләп үткәнчә, чын дуслык могҗиза тудырырга сәләтле, кичә генә Астанада салкын, көзге һава сакланса, бүген, Сабантуйбәйрәмендә, - җылы һәм кояшлы. "Дуслык өчен чикләр юк һәм чын дуслык могҗиза тудырырга сәләтле", - диде ИмангалиТасмагамбетов һәм Татарстан Президентына Казахстанга аерым мөнәсәбәт өчен рәхмәт әйтте.

Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, КазахстандаСабантуй бәйрәме ел саен узса да, быел аеруча киң колач белән үткәрелүен әйтте. "Россиядә һәм Казахстанда яшәүче күп төрле халыкларның үзара мөнәсәбәте безнең дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыташундыйларның берсе - дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар халкы ", - дип белдерде М.Бочарников.

Татарстан Президенты җыелучыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады. "Татар һәм казах халкы һәрчак бергә булсын", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Казахстан җитәкчеләренә Татарстан көннәрен оештыру һәм үткәрүдә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Россияне тәкъдим итү безнең өчен зур мәртәбә", - дип ассызыклады Татарстан башлыгы һәм Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларыннан берсе булуын әйтеп узды. Аның әйтүенчә, бу көннәрдә Астанада Татарстан көннәре уңаеннан зур күләмле чаралар узган, шул исәптән татар диаспорасы белән очрашу да. "Алар Казахстандаяшәүләреннән канәгать, биредә татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартлар да бар диләр, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Биредә без Россияне тәкъдим итәбез һәм безнең дуслык тагын да ныгысын дип телибез", - дип йомгаклады ул чыгышын.

Чыгышлардан соң Астана хакиме белән Татарстан Президенты Казахстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатларын тапшырды. Сабантуй батыры Татарстан Президенты бүләген - автомобиль алачак, дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International