«Заря» агрофирмасы Татарстанны тулысынча җиләк-җимеш продукциясе белән тәэмин итәргә җыена. Бу хакта журналистларга «Заря» агрофирмасы директоры Марат Әхмәтҗанов матбугат туры барышында сөйләде. Предприятие Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Ямбулат авылында урнашкан.
М. Әхмәтҗанов сүзләреннән күренгәнчә, агрофирма 2011 елдан бирле мөстәкыйль эшләп килә. Шуңа кадәр ул «Татплодоовощпром» ЯАҖ составында була. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре – терлекчелек, игенчелек һәм бакчачылык. Компаниянең 3060 га сөрүлек җире бар, анда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерелә, 465 га җиләк-җимеш бакчасы бар. Монда исә алмагач, груша, слива, кура җиләге, карлыган үстерелә. 1 га җирне җир җиләге били. Эре мөгезле терлекләр саны 1200 баш исәпләнә, шул исәптән савым сыерлар - 400 баш. Үсемлекчелек күбесенчә терлек азыгы өчен үстерелә.
Россия тарафыннан кертелгән контрсанкцияләрнең алма сатуга ничек тәэсир итүе турында сорагач, агрофирма директоры, аларга ихтыяҗ берничә мәртәбә артты, дип әйтте. Булачак эмбарго турында яздан ук белгән булсак, бакчаларга күбрәк игътибар иткән булыр идек, дип өстәде. Узган елда 500 тонна алма сатылган иде, быел 1 мең тонна сатылыр дип көтелә. Өлгергән алмалар Казан базарларына һәм Агросәнәгать паркына җибәрелә.
Гомумән алганда, агрофирманың табышы 50-60 млн. сум, дип хәбәр итте Әхмәтҗанов.
«Безнең товар чит илнекенә караганда яхшырак. Ул экологик яктан чистарак. Чит ил товарлары озак бозылмый тора икән, димәк, алар махсус эшкәртү узган. Бездә, әгәр саклау нормаларын үтәсәң, язга кадәр саклана торган җиләк-җимешләр бар.Киләчәктә 2 мең тонна җиләк-җимеш саклый алырлык төзелмә корырга уйлыйбыз. Быел нигезен салып калдырабыз, киләсе елга уңыш өлгергәнче корылма әзер булачак. Без республиканы тулысынча тәэмин итә алачакбыз», - дип ышындырды предприятие җитәкчесе.
Аның сүзләреннән күренгәнчә, өлгергән уңышны җыеп алырга эшче куллар җитешми. Шуңа күрә күрше республикалардан – Чувашиядән, Марий Элдан эшчеләр чакырыла. Алар вахта ысулы белән эшлиләр, алар өчен торак урыны һәм туклану түләүсез.
Бу елның көзендә һәм киләсе елның язында тагын 160 га яңа үсентеләр утырту планлаштырыла. Якынча 7 елдан соң алар җимеш бирә башлаячак. “2001 елда 105 төрле алмагач утыртылган иде. Алар Башкириядән, Ульяннан, Свердловскидан кайтарылды. Алардан яхшы саклана торганнарын сайлап алдылар - иртә өлгерә торган җәйге, көзге һәм соң өлгерә торган сортлар бар иде. 30-40 сорт үсеп китте, шулар яңа бакчада утыртылачак. Алар арасында – «Июльское Черненко», «Зарянка», «Ренет Поволжья», «Антоновка», «Память воину» сортлары һ.б. Мондый сортлар авыруларга һәм корткычларга бирешми», -дип сөйләде агрофирма директоры.
Кура җиләге 3 тонна сатылды, диде ул, бу узган елга караганда 2 тоннага кимрәк. 500 кг карлыган сатылган. Слива уңышы быел булмаган.
Предприятие җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң журналистлар язга кадәр үсентеләр саклана торган теплицаларда булдылар.Аннары ММЧ вәкилләре әле алмалары да җыелып бетмәгән, бик күп алмагачлар үсә торган бакчаларны карап чыктылар. Бу алмаларны октябрь башына кадәр җыячаклар әле, дип хәбәр итте “Татар-Информ” МА.